Укы · Татар телен җайлаштырылган форматта өйрәнү
🌿 Һәр атна — яңа текст

Татар телен
күңелле итеп һәм
рәхәтләнеп өйрән

Төрле тел дәрәҗәләренә ия булган укучылар өчен интерактив һәм кызыклы адаптив текстлар, татар теленә, мәдәниятенә нигезләнгән уку тәҗрибәсе

Һәр атна — 1 яңа текст Атна саен яңа, кызыклы хикәяләр һәм текстлар
🧠
Күнегүләр һәм биремнәр Материалның ни дәрәҗәдә аңлашылганын күрергә ярдәм итә
📚
Интерактив сүзлек Сүзләрне контекстта өйрәнү
📱
Теләсә кайсы җайланмадан керергә мөмкин Телефон, планшет, ноутбук — кушымта урнаштырасы юк
Программа

Укы (Uqı) — татар телен өйрәнергә һәм камилләштерергә теләүчеләр өчен

Укы (Uqı) — балагыз өчен дә, сезнең өчен дә татар телен өйрәнүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән адаптив программа. Махсус әзерләнгән текстлар, гадиләштерелгән хикәяләр, сүзлек белән эшләү һәм акыллы күнегүләр аша укучылар татарча уку һәм аңлау күнекмәләрен адым саен үстерә. Кызыксынып, рәхәтләнеп һәм нәтиҗәле рәвештә!

  • Прогрессны күзәтү мөмкинлеге
  • Ата-аналар өчен уңайлы — балагызның ничек укуын һәрвакыт күреп торасыз
  • Татар теленә һәм мәдәниятенә нигезләнгән эчтәлек
Уку барышы

Бер ай — атна саен адым-адым

Һәр ай дүрт адаптив тексттан тора — атнага бер текст.
Уку процессы менә шулай төзелә:

📖
Текстны укы Искиткеч кызыклы татарча хикәя — ахырына кадәр укып бетерәсең киләчәк!
🔊
Тыңла һәм аңла Аудио һәм медиабиремнәр укуны гына түгел, тыңлап аңлауны да үстерә.
📝
Сүзләрне өйрән Яңа сүзләр контекстта ачыла — ятлау өчен коры исемлек түгел, ә интерактив өйрәнү.
🎯
Биремнәрне үтә Язу, мантыйк, иҗади фикерләү һәм аңлау биремнәре — һәр текст өчен төрле-төрле һәм шуның белән файдалы да!
Нәтиҗәңне күр Җаваплар күз алдыгызда тикшерелә — ата-аналар да, балалар да материалның ни дәрәҗәдә аңлашылганын күрә ала.
НИ ӨЧЕН БУ ФОРМАТ эффектив?

Гадәти уку материалларыннан
аерылып тора

Татар телендәге күп материаллар йә артык гади, йә артык катлаулы. Адаптив текстлар нәкъ татар телен өйрәнүчеләр өчен язылган.

📖

Тел өйрәнүчеләр өчен язылган текстлар

Тел өйрәнүчеләр дәрәҗәсенә туры килгән хикәяләр.

Нәтиҗә шунда ук күренә

Биремнәр үтәлгәннән соң, бала да, ата-ана да текстның ни дәрәҗәдә аңлашылганын күрә ала.

🌱

Файдалы күнекмәләр

Даими уку баланың текстны аңлау, фикер йөртү һәм татарча уку күнекмәләрен ныгыта. Бала телне кызыклы хикәяләр аша өйрәнә.

👀

Ата-аналар да читтә калмый

Сез балагызның нәрсә укыганын, ничек эшләгәнен һәм нинди нәтиҗәләргә ирешкәнен күзәтеп бара аласыз.

🎨

Һәрвакыт күңелле

Иҗади биремнәр, медиа белән эшләү, сораулар — һәр текст яңа форматта ачыла. Өйрәнү кызыклы уен кебек тоела.

🏡

Татар мохите белән бәйле эчтәлек

Текстлар татар тормышына, гаиләгә, көндәлек хәлләргә һәм мәдәнияткә таяна. Шуңа күрә укучы телне үзе өчен якын һәм мәгънәле итеп тоя башлый.

Платформа

Платформаны эш барышында карагыз

Бу — динамик онлайн платформа. Монда пассив уку юк: һәр дәрес — актив катнашу.

Платформа — уку күренеше
Уку биремнәре
Платформа — күнегүләр
Сүзлек модуле
Язылу

Үзегезгә туры килгән тарифны сайлагыз

Барлык тарифларга да атнага бер яңа текст, барлык интерактив биремнәргә һәм сүзлеккә тулы керү хокукы керә.

1 ай
Сынап карау өчен
$20 CAD
айга
  • 4 адаптив текст
  • Барлык интерактив күнегүләр
  • Сүзлек кораллары
  • Теләсә кайсы җайланмадан керү
  • Теләсә кайчан туктатып була
Башлау
6 ай
Иң отышлы тариф
$105 CAD
~$17 / ай · $15 экономия
  • 24 адаптив текст
  • Барлык интерактив күнегүләр
  • Сүзлек кораллары
  • Теләсә кайсы җайланмадан керү
  • Иң зур экономия
Башлау

Zeffy аша ышанычлы түләү · Сорауларыгыз булса: info@alima.academy

Ата-аналар кайтавазы

Мин татар телен өйрәнүче кызым өчен озак вакыт уку материаллары эзләдем. Бу бик җиңел булмады. Күп кенә китаплар йә бик кечкенә балалар өчен язылган, йә инде татар телен яхшы белүчеләргә исәпләнгән — җөмләләре һәм сүзләре бик катлаулы иде.

Alima Academy онлайн платформасы нәкъ мин теләгән мөмкинлек булып чыкты. Текстлар аңлаешлы, балалар белә торган сүзләр кулланыла, хикәяләр кызыклы. Өстәвенә, бу бик яхшы уку коралы да: анда күнегүләр һәм сораулар бар. Алар телне аңларга гына түгел, ә аны кулланып карарга да этәрә.

Җаваплар өчен билгеләр куела, шуңа күрә материалның ни дәрәҗәдә аңлашылганын күреп була. Татар телен өйрәнүчеләргә чын күңелдән тәкъдим итәм.

👩
Ата-ана