АБДУЛЛА АЛИШ

Татар язучысы

АБДУЛЛА АЛИШ
Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстанның Куйбышев районы Көек авылында туа. Аның әтисе Габделбари абзый өйгә төрле газета-журналлар алдырган, балаларны кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтергә, белемле һәм тәрбияле итәргә тырышкан.
Абдулланың әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, әдәбиятны бик яратып, шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булганМәктәптә уку елларында А. Алиш, фәннәрне бик яхшы үзләштерә, драма һәм әдәбият түгәрәкләре, концертлар оештыру, стена газеталары, кулъязма журналлар чыгару кебек эшләрдә башлап йөри, үзе дә
шигырьләр, хикәяләр яза.
Беренче хикәяләре 21 яшендә газетада басыла.
     Абдулла Алиш балалар өчен дә, зурлар өчен дә күп яза. Хикәяләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Шулай да А. Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән җанр — әкиятләр. Аның «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте «Пионер каләме» журналының 1934 елгы 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. Шуннан соңгы елларда (1935— 1940) А. Алиш ике дистәдән артык әкият иҗат итә.
     Бөек Ватан сугышы башлангач, А. Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә. 1941 елның 12 октябрендә әсир төшә. Әсирлектә ул Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша һәм бергәләшеп дошманнарга каршы эш алып баралар. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта үлемгә хөкем ителә. Ул бары тик 35 ел яши. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә.