Балалар өчен җәйге лагерь (алан). Бу сүзләр бик гадәти ишетелә кебек. Әмма чит илдә уку-укыту аланы оештыруның никадәр четерекле эш икәнен аны үткәреп караучылар гына беләдер. Без моңа ирештек🙏 Әйдәгез, әти-әниләребез, укытучыларыбыз белән булдырган ТатарАланның нәтиҗәләренә тагын бер күз салыйк ❤️
Барлыгы 50 катнашучы. Төньяк Америка өчен, татар телле уку-укыту мохите өчен искиткеч зур сан бу:

4

педагог

3

төрле яшьтәге балалар төркеме

1

әти-әниләр төркеме «Бәтәщ»
Татар яшьләре! Быелгы аланда безнең үзебезнең әйдаманнар җитеште.
Педагогларга бераз ярдәм генә итсеннәр дип юлга чыккан идек югыйсә… Ә алар искиткеч осталык белән балаларны оештырып hәм әйдәп тордылар! Димәк киләсе елгы алан өчен 3 төркемлек айдаманнарыбыз әзер!
Аланның иң күркәм hәм бөек нәтиҗәсе – татарларның бердәмлек, туганлык хисе… Шул гел идентичность, милли үзаң дигән сүзләр бар бит. Абстракт иде, ә менә хәзер нәкъ аларны физик яктан тоя алырлык хис барлыкка килде.
Аланыбызда төрле миграцион дулкын татарлары, төрле тел дәрәҗәләренә ия булган балалар hәм төрле илләрдән төрле менталитетлардан булган катнашучылар – алар барысы да үзләренең татар булуын тирәнтен тоя алдылар.

I find my tribe! Мин үз кешеләремне таптым 🧡

олы кешеләрдән ишеткән сүзләр

I feel myself in a Tatar bubble of love and acceptance. I am so proud to be a Tatar!

баладан тетрәндергеч сүзләр яңгырады
Әлбәттә без Академиянең башка Ауропа шәhәрләрендә яшәгән балаларга да Татар алан шартларын булдырасыбыз килә. 
Ул гына да түгел, Фин аланнары, тел hәм тарих укытуга бай даими аланнар турында хыялланабыз.  
 Уку-укыту мохите бар! 
Татар Аланының 10 көнлек программасында hәр көн төрле фәннәр буенча интерактив лекцияләр, дәресләр, мастер-класслар узды.
🪨 Геология
⚡️ Эшкәртелгән энергия
🌿 Экология
🧪 Химия
🔒 Cyber security
📜 Татарлар тарихы
⚜️ Моң hәм милли көйләр үзенчәлеге
🌪️ Demo of cloud atack (cимуляция)
🐲 Әкиятләр hәм аларның милли үзаңыбызга йогынтысы
💄 Макияж
Лекцияләрдән тыш безнең тән hәм акылга файдалы остаханәләр эшләде:
🧘 Йога
🥋 Джиуджитсу
🎤 Җыр
🎭 Театр
🧑‍🎨 Иҗат
🪡 Чигү һәм милли һөнәрләр
Көндәлек даими дәресләр:
📿 Әхлак
📚 Тел
Әлеге программаның төп кыйммәте – татар галимнәре, тикшеренүчеләре, белгечләре, шулай ук яңа гына университет тәмамлап бетергән яшьләр тырышлыгы белән булдырылуы.
Безнең Академиянең төп миссиясе ул балаларыбызга татар халкының зыялылыгын, белемлелеген күрсәтү. Бүгенге көн татарлары да, яшьләре дә моңа асыл үрнәк! Әлеге татарлар белән аралашу мохите барлыкка килүе бик кадерле, аның киләчәктә балаларга зур ярдәм, юл күрсәтүче маяк булачагына ышанабыз.
Аланның соңгы көне генә программасыз алып барылды, ул балалар җаваплылыгында иде, алар аны бик шәп итеп кулландылар:
  • Әти-әниләргә өчпочмаклар пешерттеләр
  • Балалар өстәмә көн су коенырга китте
  • Көне буе кино төшереп, монтажлап йөрделәр
  • Кич белән, попкорн чиртеп «Татар кино» күрсәттеләр
«Татар кино» күрәсегез киләме?

Канаданың мәһабәт Лаурентин тауларында “Тунго” саклый торган искиткеч урман бар!
Тунго табигатьне саклаучы ия ул: чишмәләр, урманнар, хайваннарны – бар тирә-якны саклый.
Татар Аланы белән бергә шул урманда төнге сәяхәттә булдык. Әлеге төнге сәяхәт төрле мультимедиа элементлары белән бар катнашучыга үз тарихын сөйли. Канадада андый сәяхәт юллары – 9, АКШта – 4, Франциядә – 2 һәм Азиядә – 5.
Lumina Night Walk – бу табигатьнең матурлыгын күрсәтүче җиңел сәяхәт, фантазия аша һәм эмоция дөньясына чумасың диелгән, ләкин без татарларга фантазиягә бирелергә мөмкинлек булмады… юлның башында ук бертавыштан: әәәәә, бу бит безнең Шүрәле кебек урман саклаучы дидек! Гаҗәп! Дөньядагы бар халыклар шуның кадәр төрле-төрле һәм шул ук вакытта шундый охшаш та!!! Моны аңлау шундый рәхәт!
Табигатьне саклау темасы Канадада бик актуаль. Канада һәм аның табигате турында балалар түбәндәгеләрне истә калдырдылар:
Безгә матур йортыбызда, урманда тавыш чыгарырга рөхсәт итмәделәр! Бик тыйнак Сабантуебызга да кисәтү ясадылар. Нигә? Чөнки без табигый тавышлар һәм гармонияне боза алабыз.
Алия
Байдарка, көймә, падл боардны кулланганчы, без аны юарга тиеш идек һәм бер генә күлдә кулланырга тиеш идек. Чөнки һәр су объектының үз микроблары бар, аларны тегендә-монда таратырга ярамый икән.
Әмир
Канада бик яшел һәм француз. Балалар гипотезасы буенча табигатькә карата бу үзенчәлекле мөнәсәбәт тә канадалыларга французлардан килгән:)
Зифа
Бөтен бу нечкәлекләрне күреп Америка татар балаларының ничек гаҗәпләнгәннәрен, көлемсерәп куюларын, Канада татар балаларының аларны аңламыйча дулкынланып аңлата башлауларын күзәтү искитмәле иде.
Искиткеч аралашу, баету, бүлешү, тәрбияләү процессы түгелме?
Киләсе аланга сезнең дә барасы киләме?
Беренче булып хәбәр алыр өчен безгә языгыз ❤️‍🔥