
Тatar Alan командасында үз эшләренең остасы булган педагоглар эшли, ә үзебезнең Академиядә белем алучы татар яшьләре әйдаман буларак аларга аланны сыйфатлы, эчтәлекле, кызыклы һәм онытылмас итәргә ярдәм итәләр. Программабыз hәр төркем, һәр яшь өчен махсус төзелә; һәрбер баланың «апа», «абый» булу мөмкинлеге, чын татар авылларындагы кебек тирә-күршеле, туганлы, күп абый-апалы булу мөмкинлеге туа!

Аланыбызның искиткеч матур традициясе – әти-әниләр төркеме әзерләп тәкъдим итә торган татарча спектакль. Театр татар халкының тормышында, мәгърифәтендә, тарихында, милли үзаңында аерым урын алып тора. Куелган спектакльләр ярдәмендә балаларга күңелле тамаша гына түгел, татар әсәрләре аша гореф-гадәтләребезне дә күрсәтәбез.

Tatar Alan – күчмә алан! Алан безнең шартларда – экраннардан тормышка күчү мөмкинлеге. Төрле җирләргә, шәhәрләргә, илләргә күчеп төрле татарларны берләштерә. Матур мәдәни чаралар, спектакльләр, кичке чараларга алан үткәрелә торган шәһәрнең җирле татарлары да җәлеп ителә, татар мохите тагын да киңәя! Киләсе елның җәенә планлаштырылган аланга теркәл!

3-7 яшь

7-14 яшь

15+ яшь
