
Алимә апа
Директор
Тарихчы-педагог, югары белем
Балаларына туган телне, милли үзаңны саклар өчен барлык шартлар тудырырга тырышучы әни кеше
Татар зыялыларының ничек сөйләшүен, ул телдә ничек хис итүен күрәсегез-ишетәсегез килсә, Диләнур апа дәресенә рәхим итегез!
Тарихны тыңлап туймаслык кызыклы һәм тирән итеп аңлата белә
Гүзәл апаның дәресендә балалар чын рәссамнарга, ә рәсемнәр чын китап иллюстрацияләренә әйләнә hәм… могҗиза туа
Телнең матурлыгын күреп, телгә гашыйк итә белүче
Мәктәпкәчә балаларның һәрьяклап үсешенә һәм камилләшүенә шартлар тудыручы тел остазы-логопед
Мәктәпкәчә яшьтәге нәни балаларга татар телен чит тел буларак, татар халык әкиятләре каһарманнары ярдәмендә, төпле уйланылган махсус программа нигезендә системалы тирән белем бирүче остаз
Шагыйрә күңеленә кагылырга теләсәгез, татар сүзенең көчен аңлыйсыгыз килсә, Эльвира апага рәхим итегез!
Тел дигән дәрьяда сезне курыкмыйча колач салып йөзәргә өйрәтәчәк, иң авыр кебек күренгән темаларны да җайлы итеп күңелегезгә сеңдерәчәк тәҗрибәле, әзерлекле педагог
Балаларны тирәнтен тоемлап, телне системалы, төпле, интерактив һәм күңелле итеп бирә белүче осталардан оста остазыбыз
Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый, – ди халык мәкале. Әмма Аида остаз дәресләрендә кулларыбыз да, телләребез дә эшли
Мантыйкны – математика белән, балаларны – белем белән дуслаштыра
Академия нәниләре өчен чын мәктәп, чын дәрес һәм системалы уку-укыту Гөлчәчәк апа белән башлана
Күп телләр белүче, шул ук вакытта туган татар телен күңеленең иң түренә куеп, аның затлы үзенчәлекләрен эзлекле, структуралы һәм кызыклы рәвештә чит тел буларак өйрәтүче мультилингв укытучы
Туган тел аша милли юлны, милли йөзне, милли матурлыкны күрсәтергә омтыла
Телең белән күңелеңне бер тот, – ди халык мәкале. Илсөяр апабыз да бала күңеленә матурлык салып укыта белә
Информатика, программирование һәм математик олимпиадалар тренеры. Мантыйк кулланып Шүрәледән генә түгел, башка бар затлардан да акыллырак булырга өйрәтә