Алимә Сәләхетдинова

Join us in Tatar linguistic and literary discoveries with a cup of tea

You can join us by following the link below

Register

 Tatar language and other subjects are taught in the Tatar language using advanced methods and tools

Our courses

Our courses

Alima Academy – First online Tatar school which provide various courses in the native language

Tatar Language


Computer Science


Master Classes


Drawing lessons


Literary Club


Tatar History


Meetings


Alima Academy

About our Academy

Alima Academy – First online Tatar school which provide various courses in the native language

About us
0
%
Satisfied parents
0
Countries
0
Students
0
have been teaching

Feedback

What our parents say

Алсу Кормаш

Алсу Кормаш

журналист

Чит илдә яшәгәндә, дәү әниләр ерак булганда, балага туган телендә әни белән генә сөйләшү җитми башлый. Алимә академиясе бик дустанә һәм кызыклы юллар белән балаларны һәм яшүсмерләрне татар телен яратырга өйрәтә. һарвард кебек данлыклы уку йортларын бетергәннәрнең үз "клублары" булган кебек мәктәптә укыган безнең балалар да, бер-берсен белеп, ярдәмәшеп һәм дус булып яшәсеннәр иде.

Гөлназ Шәмсетдинова

Гөлназ Шәмсетдинова

Минем кызларым икесе дә Алимә академиясендә укыйлар. Укытучылар барысы да бик әйбәт, балалар белән уртак тел таба беләләр. Дәресләр күңелле һәм иҗади рәвештә үтә. Шуңа кызларым да бик теләп дәресләргә керәләр. Дәресләрдә яңа hөнәрләр дә өйрәнәләр, мастер-класслар да үткәрәләр, кызыклы шәһесләр белән дә очрашалар.
Төрле илләрдәге классташлары белән татарча аралашып кызларымның татарча белергә, сөйләшергә теләкләре үсә. Алимәгә һәм укытучыларга зур рәхмәт, эшләрендә уңышлар телим.

Гүзәл Әхмәдуллина

Гүзәл Әхмәдуллина

Укытучы

Чит җирләрдә яшәп, балалар мәктәп яшенә җиткәч, алдыбызда татар телен ничек саклап калу һәм үстерү проблемасы килеп басты. Алимә Академиясе нәкь шул вакытта безгә кулын сузды. Татар җанлы укытучыларыбыз балаларның күңелләрен яулады. Уйнап, көлеп, сөйләшеп телләре баеды, дуслары күбәйде. Бик зур рәхмәт!

Лилия Сираҗиева

Лилия Сираҗиева

журналист

Әни буларак балаларыма ни телим? Әлбәттә сәламәт, хәерле, бәхетле, бәрәкәтле, озын тормыш. Ләкин әлеге теләкләрдән кала аларның татарча аңлавы, аралашуы шулай ук минем өчен бик тә мөһим. Татар мохитеннән ерак яшәгән очракта моны ничек башкарып чыгасы? Тынгы бирми торган сорау бу. Тинейджер яшендәге баламны телевизор каршысына утыртып татарча тапшырулар кара дип үгетләп карасаң да, орышып карасаң да булмый. Яшүсмерләр үз дөньясында яши, үзләренә генә кызык булган тапшырулар, сайтлар, видеолар карый. Моңа карамастан татар дәресләренә типкәләп кертеп карадым, анасыннан кала башка кешеләрнең дә татарча сөйләшүен ишетсен дигән максат белән. Үз теләгендә булмаса бер ни дә булыша алмый шул. Әмма кул төшерү уйда да юк. Шул вакыт Алимә үзенең Академиясендә яңа төр дәрес кертеп җибәрде – мантыйк. Минем егет математика, мантыйк кебек фәннәренә мөкиббән. Ике дә уйламыйча шунда кертеп җибәрдем. Дәрес беткәч, тагын кайчан була дип сорамасынмы! Күңелем күкәй салды шул мизгелдә. Икенче тапкыр дәрескә ишеген ябып кереп киткәч, мин япон шпионы сыман ишек төбе сакладым. Бармак очларына гына басып ишек ярыгыннан тыңлап торам, җанкисәккәем ниндидер мәсьәләне тырыша-тырыша татарча аңлата башламасынмы!!! Бинго!!! Булды бит бу! Әле Камил абыйлары өй эше бирә, шуны калдырмыйча, кайбер сүзләрен миннән тәрҗемә иттереп яшен тизлеге белән эшләп тә ата. Сөенечем эчемә сыймый, ташып чыга!!! Алимә, җаным, Аллаһның рәхмәтләре яусын сиңа!!! Һәр балага кирәкле "ачкыч" таба беләсең! Әлеге бәяләп бетергесез эшең дәвамлы булсын!!!

Чулпан Хисматова

Чулпан Хисматова

Профессор

Мин Әлимәгә бик рәхмәтлемен! AKШның татарлар иң сирәк яшәгән штатында татар-җанлы, татарча-сөйләшә-торган балаларны үстерергә читенлекләрне аңлап Әлимә ярдәмгә килде. Әлимә баштан оештырылган онлайн татар академиясы дәресләре һәм үсеш программалары минем балаларымның татар тел дәрәҗәсен гына түгел, иң кадерлесе, алар татар рухын һәм татар телендә сөйләшү мәгнәсен, теләкләрен күтәрде һәм тамырлады.