• Дәресләребез атнага бер яки ике тапкыр Zoom платформасында үтә
  • Тел төркемнәрендә максимум 4 укучы, башка дәресләрдә исә 6 балага кадәр укый ала
  • Төркемнәр баланың яшенә, тел дәрәҗәсенә, кызыксынуларына карап формалаша
  • Беренче дәрес бушлай уза
  • Икенче балага 20%, өченчесенә 30% ташлама ясала
  • Һәр төркемдә һәм дәрестә позитив хисләргә, дуслашу hәм аралашуга аерым игътибар юнәлтелә

Дөнья буйлап сибелгән татар балаларын дуслаштырабыз, татарча сөйләштерәбез.

Беренче адымнар – Татар телен чит тел итеп өйрәнүчеләр

  • Татар теленең мелодикасын ишетү
  • Сүз байлыгын булдыру
  • Гади җөмләләр төзергә өйрәнү

Адымнар – Татар телен аңлаган, сөйләшмәгән балалар

  • Татар телендә уку, язу
  • Сүз байлыгын арттыру
  • Тулы җөмләләр, диалоглар төзү
  • Татар язучылары, шагыйрьләре, халык-авыз иҗаты белән танышу

Асыллар – Татар телендә сөйләшүче, татар телен көнкүрештә кулланучы төркемнәр

  • Уку техникасын шомарту
  • Татар әдәбияты белән тирәнрәк танышу
  • Кызык темаларга фикер алышу
  • Текстлар язу
  • Классик hәм хәзерге заман татар әдәбияты әсәрләрен уку
  • Авторлар турында мәгълүмат алу
  • Фикер алышу
  • Язучылар, белгечләр белән очрашулар үткәрү

Әниләрне газиз туган телебездә тәрбияләргә илhамландырабыз, чөнки төп кыйммәтләр ана сөте аша бирелә!

  • Баланың hәм әнинең сүз байлыгын үстерү
  • Баланың тирә-юнь турындагы белемен арттыру
  • Баланың үсешенә ярдәм итүче киңәшләр бирү
  • Бармак уеннары, мавыктыргыч җырлар, логоритмик уеннарны системалы рәвештә өйрәтү

Татар телендә мантыйк, математика, программирование һәм шахмат дәресләре. Кызыклы, мантыйклы, абстракт фикерләү серләренә өйрәтәбез. 

Нәрсә өйрәнәбез?

  • Математика
  • Алгоритмнар
  • Код язу, индустрия өчен программирование
  • Шахмат уйнау серләре
  • Олимпиадалар өчен математика
  • Олимпиадалар өчен информатика
  • Дискрет математика

Кайда кулланып була?

  • Информатика олимпиадалары
  • Математика олимпиадалары
  • Киләчәктә университетта Математика һәм Computer Science юнәлешләрен сайлаган очракта 
  • Программист эшчәнлегендә
  • Фән өлкәсендә
  • Башка өлкәләрдә – навигация, криптография, оптимизация, ценнар теориясе, комбинаторика h.б.

Татарларның килеп чыгышын, халык буларак формалашуын өйрәтәбез. Дәресләр татар hәм рус телле төркемнәрдә үтә.

  • Билгеле бер халыкның үз тарихын өйрәнү сәбәбе
  • Дәүләтчелек
  • Төп тарихи даталар һәм вакыйгалар
  • Күренекле тарихи шәхесләр
  • Татарстан

Иҗади остаханәләр (мастер-класслар)

  • Татар телендә иҗади остаханәләр үткәрү
  • Сүз байлыгын арттыру, тел дәресләрендә үткән материалны ныгыту
  • Милли төсмерле кул эшләре ясау
  • Балаларның креативлыгын үстерү
  • Балаларга үз остаханәләрен оештыру мөмкинлеге бирү

Чигү клубы

  • Җылы милли мохиттә чигү серләренә төшенү
  • Татар милли орнаментлары белән танышу
  • Төрле инструментлар һәм техникалар белән эш итү
  • Чигү өчен матур рәсемнәр, идеялар, образлар төзергә, төсләрны туры китерергә өйрәнү
  • Балалар өчен тематик, илhамландыргыч, милли рухлы очрашулар оештыру
  • Иң зыялы, кәттә, үзенчәлекле, кызыклы татар шәхесләре белән аралашырга мөмкинлек бирү
  • Баланың кызыксынуларын тирәнтен төшенеп, шул өлкәдәге татар «йолдыз»ы белән таныштыру
  • Татар телендә камил сөйләшүче чит ил кешеләре белән әңгәмә кору
  • Балаларга үзләреннән кечерәк яшьтәге укучылар алдында чыгыш ясарга мөмкинлек бирү
  • Татар телендә рәсем ясау осталыкларын үстерү
  • Сүз байлыгын арттыру
  • Милли төсмерләр рәсемнәргә кертү
  • Балаларның креативлыгын үстерү
  • Төрле техникалар өйрәнү
  • Җылы милли мохиттә татар кызына хас hөнәр өйрәнү
  • Милли бизәкләр белән танышу
  • Төрле инструментлар, техникалар, ысуллар белән эш итх
  • Чигү өчен матур рәсемнәр, идеялар, образлар, төсләр туры китерергә өйрәнү
  • Сабыйлар логопедиясе (0-3 яшькәчә) − 3 яшькә кадәр балалар сөйләмендәге тайпылышларын өйрәнү, кисәтү hәм төзәтүгә юнәлгән
  • Мәктәпкәчә логопедия (3-7 яшьлекләр) мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне өйрәнү, төзәтү hәм кисәтүгә юнәлгән
  • Мәктәп логопедиясе − мәктәп укучыларның сөйләм hәм язма телләрендәге кимчелекләрне барлау, төзәтү hәм кисәтүгә юнәлгән
  • Олылар логопедиясе − олы яшьтә теге яки бу чир, кимчелекләр аркасында барлыкка килгән сөйләмне төзәтү