ALIMA ACADEMY ТУРЫНДА

Безнең Академия – зур гаилә

Ул  балалар, әти-әниләр, яратып укытучы остазлар, танылган шәхесләр… һәм алар барысы да татарлар.

Минем исемем Алимә (гарәп теленнән «‘алимә») һәм исемемнең мәгънәсе  «белемле, белемгә тартылучы» нәкъ менә безнең Академия эшчәнлегенә туры килә һәм, минемчә, бу очраклылык түгел. 

2018 елда төрле шәһәрләрдә, илләрдә, континентларда яшәүче төрле дулкын мигрантлары булган татарларның балалары өчен беренче дәресләребез үтте. Идея үзеннән-үзе һәм бер мизгелдә генә барлыкка килмәде. Әле генә аңлыйм, мин бу адымга балачактан бирле әзерләнгәнмен. Мин чын татар авылын үз күзем белән бер тапкыр да күрмәгән, татар булуның ниндирәк  хис икәнен гел аңларга тырышучы, ләкин татарча сөйләшми торган бала идем. Татар халкының гореф-гадәтләре, татар мәдәнияте, татар теле буенча үземдәге бушлыкларны (пробел) үзлегемнән тутырырга, бу кыйммәтләрне яңабаштан торгызырга өйрәндем, чөнки үз балаларым белән чит телдә сөйләшәсем килмәде.

Һәм… булдырдым!

Мин  телләре татарча ачылган һәм туган телләре татар теле булган дүрт бала әнисе. 

2017 елда Канаданың Монреаль шәһәрендә үткән халыкара «Сәләт» лагеренда катнашкан балаларның эмоцияләре (хис-кичерешләре, тойгылары) һәм күзләрендәге очкыннар миңа илһам бирде. Нәкъ менә шунда, шушы төрледән-төрле балалар арасындагы аңлатып бетерә алмаслык тылсымлы бәйләнешне һәм мөнәсәбәтләрне күргәч, сизгәч, миндә өмет барлыкка килде. Аларның берләшеп, күңелгә-күңел, кулга-кул тотышып, бергә үсүләренә булган бу өмет гел ныгыды, зурайды. Бүгенге көндә:

  • Австралия
  • Алмания
  • АКШ
  • Англия
  • Гарәп Әмирлекләре
  • Грузия
  • Дания
  • Казахстан
  • Канада
  • Кыргызстан
  • Мисыр
  • Рәсәй
  • Согуд Гарәбстаны
  • Төркия
  • Финляндия
  • Франция
  • Чехия
  • Эстония

илләре безнең онлайн мәхәлләбездә берләште. Үзебезнең иң мөһим якларыбызны (асылыбызны) саклап калып укыйбыз, дуслашабыз, үсәбез, камилләшәбез.

БЕЗ

Гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче һәм милли үзаңны үстерергә теләүче гаиләләргә бөтен дөнья буйлап татар телендә аралашу мөмкинлеге бирүче онлайн-дәресләр, курслар, лекцияләр, остаханәләр мәйданчыгы.

БЕЗ

Туган телне һәм милли үзаңны торгызып, саклап һәм үстереп булуына чын күңелдән ышанабыз.

БЕЗ

Без төрле илләрдән, буыннардан, менталитетлардан килүче татарларга берләшергә, дуслашырга, белемнәрен камилләштерергә ярдәм итәбез.

Эшчәнлегебез

  • Татар телен өйрәтәбез, камилләштерәбез
  • Әдәбият хакында фикер алышабыз
  • Татар халкының тарихын өйрәтәбез
  • Программирование буенча белем бирәбез
  • Татарча мантыйклы фикер йөртергә өйрәтәбез
  • Күренекле татар шәхесләре белән очрашулар оештырабыз
  • Әниләрне бишектән татарча тәрбия бирергә илhамландырабыз