Ялт-Йолт

Балалар журналы

Ялт һәм Йолт белән бергәләп татар телен яратып өйрән һәм уйна!

Ялт-Йолт журналы тышлыгы
5–12
яшь

Журнал турында

Гади журнал гына түгел,
сәяхәт дөньясы!

Alima Academy укытучылары тарафыннан яратып иҗат ителгән журнал. Бергәләп укыгыз, уеннар уйнагыз, татар телендә фикер алышыгыз!

🧩

Башваткычлар

Кызыклы биремнәр, ребуслар, лабиринтлар

📖

Адаптив текстлар

Аңлаешлы тел белән язылган һәм балаларның яшенә туры китереп сайланган хикәяләр

🗣️

Телваткычлар

Татар теленең матурлыгын тоярга ярдәм итә торган тел биремнәре

🎯

Квест

Геройлар белән бергәләп мавыктыргыч маҗараларга чык!

🎨

Буягыч

Рәсем ясарга яратучылар өчен иҗади биремнәр

🌿

Мәдәният һәм тарих

Татар мәдәнияте, тарихы һәм илһамландыручы шәхесләре белән якыннан таныш

Каһарманнар

Ялт һәм Йолт белән таныш!

Алар — синең яңа татар дусларың. Биремнәрдә, квестта, хикәяләрдә алар янәшәңдә булачак.

Ялт
Керпе · сәяхәтче-шагыйрь

Миңа әкиятләр һәм маҗаралар ошый! Рәсемнәр һәм комикслар — бик шәп алар!

Әкиятләр Комикслар Маҗаралар
Йолт
Төлке · Эзләнүче-галим

Мин башваткычлар һәм телваткычлар яратам! Ребуслар һәм лабиринтлар — иң кызыклар!

Башваткычлар Ребуслар Лабиринтлар

Беренче сан темасы

Каюм Насыйри

Беренче сан бөек мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланды. Балалар аның тормышы, мирасы белән якыннан таныша алачак.

Каюм Насыйри

Журнал битләре

Ике төс — ике дөнья

Журналның һәр битендә үзенчәлекле эчтәлек бар.

📖

Зәңгәр битләр

Хикәяләр & Мәгълүмат

Кызыклы хикәяләр, тарихи мәгълүматлар, мәдәни аңлату — уку рәхәтлеге.

🎯

Кызгылт-сары битләр

Уеннар & Башваткычлар

Мавыктыргыч уеннар, башваткычлар, кроссвордлар — ял итү вакыты!

Кем өчен?

Һәркем өчен

🧒

5–12 яшьлек балалар

Уйнап һәм укып татар телендә иркен аралашырга өйрәнү.

👨‍👩‍👧

Гаилә белән бергәләп

Әти-әниләр дә журналда кызыклы материаллар таба алачак. Бергәләп укыгыз!

🏫

Укытучылар өчен

Дәрестән тыш эшчәнлеккә, татар теле дәресләре өчен кулланма буларак.

Журнал эчке битләре

Сиңа да булсын!

Ялт-Йолтны син дә ал!

Журналны Amazon аша сатып алырга мөмкин. Сезнең илгә туры килгән сылтаманы сайлагыз.

Хупларга телисезме?

Безгә ярдәм итегез!

Әлеге журнал Академия энтузиастлары көче белән дөньяга килде.

Журнал татар телен яратучы балалар өчен тәкъдим ителә.
Аның төп максаты — балаларның буш вакытын файдалы итү, татар телен өйрәнү һәм ныгыту, шулай ук татар халкының мәдәнияте, тарихы һәм әдәбияты белән таныштыру.

Әгәр журналның гомерле булуын һәм укытучыларыбызның эшен хупларга телисез икән, безгә ирекле иганә (donation) җибәрә аласыз.

Иганә итү 🤍