Безнең дәресләр

Безнең дәресләр

Академиядә татар телле тормыш кайный! Гөрләшә-гөрләшә дәресләр укытабыз, остаханәләр оештырабыз, курслар башлыйбыз, очрашулар, әдәби-мәдәни чаралар үткәрәбез… Алар барысы да zoom платформасында, экран каршында, ләкин күңелләр-күңелгә тәңгәл рәвештә башкарыла.

Дәресләребез, гадәттә, атнага бер яки ике тапкыр үтә. Тел төркемнәрендә максимум 4 укучы, башка дәресләрдә исә 6 балага кадәр укый ала. Төркемнәр баланың яшенә, тел дәрәҗәсенә, кызыксынуларына карап формалаша. Һәр төркемдә һәм дәрестә позитив хисләргә, дуслашу hәм аралашуга аерым игътибар юнәлтелә.

Барлыгы табылды: 0