14-24 июль, 2025
Pennsylvania, USA

 
Татар яшьләре белән бергә белем алу, аралашу һәм дуслашу мохитендә күңелле һәм онытылмаслык 10 көн!

35

катнашучы

10

көнлек татарча мәдәни, уку-укыту, спорт, сәяхәт программасы

3

тапкыр хәләл ашау

🎯 Максатлар

  • Чит илдә яшәүче балалар һәм яшьләр өчен татар телле милли мохит тудыру;
  • Үз мирасларын, мәдәниятен һәм тарихын кызыклы һәм җәлеп итүче рәвештә өйрәнүгә стимуллаштыру;
  • Татар телен яхшырту һәм практикада куллану;
  • Академия укучыларын бер-берсе белән күрештерү, гомерлек дуслыклар төзү;
  • Яшьләргә остаз булу мөмкинлеге булдыру.

Tatar Alan көндәлек программасы яңа белемнәр, мәдәни, иҗади, спорт һәм дини (теләге булганнар өчен) чаралар белән тутырылган. Моның белән бергә ял вакыты, тәмле, өйдә әзерләнгән ашамлыклар, бергәләп иҗат итү, күңел ачу һәм татар җәмгыяте белән танышу мөмкинлекләре булачак.

💡 Төркемнәр

Мәктәпкәчә балалар

3-7 яшь

Балалар

7-14 яшь

Яшүсмерләр

15+ яшь

Әти-әниләр төркеме

📜 Алан программасы

14нче июль – 👋 «Сәлам, Tatar Alan! Таныш булыйк!»

15нче июль – 🎯 Ачылыш көне

16нчы июль – 💪 Спорт көне

17нче июль – ⚜️ Милли көн

18нче июль – 🔬 Табигать көне

19нчы июль – 🎈Ачык ишекләр көне – 1

20нче июль –🎈 Ачык ишекләр көне – 2

21нче июль – 🗺️ Сәяхәт көне

22нче июль – 🎥 Татар киносы көне

23нче июль – 👋 Саубуллашу көне

24нче июль – 🛣️ Хәерле юллар

📋 Көн тәртибе

8:00 – ☀️ Уяну һәм зарядка

9:00 – 🍳 Иртәнге аш

10:00 – 📚 Дәресләр

11:00 – 🤿 Коену һәм тематик программа

12:00 – 🍜 Төшке аш

13:00-15:00 – 🫂 Төркем вакыты

15:30 – 🍪 Полдник

16:00-18:00 – ✂️ Спортив чара / Мастер-класс / Лекторий / Кул эшләре / Бишектән үстерү

18:00 – 🍲 Кичке аш

19:00-21:00 – 🎭 Олылар өчен кичке чара

20:00 – 😴 Кечтекиләрнең йокы вакыты

21:00 – 🕯️ Шәмчекләр

22:00 – 💃 Татар аланы йокларга ята! (әниләр уяна, яшьләр кич чыгып китә)

🏡 Tatar Open House

19-20 июль Tatar Alan кысаларында ачык ишекләр көннәре – Tatar Open House узачак.  Бу мини-саммит форматында узачак чарабыз өчен яшьләребез һәм остазларыбыз махсус белем алу, мәдәни һәм күңел ачу программасын әзерләнде. 
 
Тулырак мәгълүмат:

📍 Урнашу җире

Pennsylvania, USA

  • 1.25-1.5 hour-drive away from BWI Airport
  • 1.5 hour-drive away from Dulles Airport
  • 1.5-2 hour-drive away from Ronald Reagan (Eisenhower) Airport 

⚡️ Теркәлү

Бәясе: 2000 АКШ доллары (бер кеше өчен)

  • Татар белгечләре тарафыннан махсус әзерләнгән белем алу, эзләнү һәм күңел ачу программасы;

  • 10 көн дәвамында яшәү һәм туклану (көненә 3 тапкыр хәләл ризык һәм снеклар);

  • Барлык уңайлыклары булган йортта яшәү (джакузи, тренажёр залы, уен мәйданчыгы, футбол/волейбол кырлары һ.б.);

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен махсус программа.

Аэропорттан алып килү һәм илтеп кую бәягә керми, ләкин якындагы татарлар ярдәм итә ала.

Барлык сораулар буенча:

📌 Оештыручылар

Марат абый Сәләхетдинов

Алан директоры, IT остазы

Алимә апа Сәләхетдинова

Alima Academy директоры